erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шикәрле-сөтле күмәч рецепты

Чәй янына ачы камырдан бик тәмле, татлы күмәч пешерергә тәкъдим итәбез. Бу – бик танылган рецептларның берсе.

Камыр өчен кирәк:  ярты стакан чамасы сөт, 1 чәй кашыгы коры чүпрә (чи булса – 1 аш кашыгы), 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы ваниль шикәре, 2 йомырка, 70 грамм ак май, бер чеметем тоз, 300 грамм он.

Башта чүпрәне күпертеп алабыз: җылы сөткә чүпрә, бераз гына шикәр һәм он салып бутап, 15 минут җылы урында тотабыз. Аннары бүлмә температурасында йомшарган ак май, шикәр, тәм өчен ваниль, тоз һәм 2 йомырканы бер савытка салып болгатабыз. Бераздан шуңа чүпрәле сөтне һәм калган онны кушып, сыеграк кына камыр ясыйбыз. Камыр кулга ябышмасын өчен, кашык яки миксер белән бутыйбыз. Өстен каплап, 1 сәгатькә кабарырга җылы урынга куябыз.

Камыр кабаргач, аны махсус формага яки табага бушатып, өстен тигезлибез һәм тагын кабарганын көтәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газ миченә куяр алдыннан күмәч өстенә таяк яки бармак (көнбагыш маена батырып) белән төртеп, тишекләр ясап чыгабыз. Шуннан соң ак май белән шикәрне уып сибәбез. 180 градуста 30 минут тирәсе пешерәбез.

Пешеп җитәрәк мичтән алып, күмәч өстенә 200 миллилитр 20 процентлы сөт өсте (сливки) салабыз һәм кабат мичкә куеп, 7-10 минут тотабыз. Өсте көя башлаган кебек тоелса, пергамент кәгазе белән капларга була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/sikarle-sotle-kumac-recepty-5856729

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев