2 февраль 2023 яңалыклары
-
Казанда 70 ел бергә яшәгән парларга 25 мең сум акча биреләчәк
Казанда бергә гомер итүләренең 50, 60 һәм 70 еллыгын билгеләп үтүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак. Башкарма комитетының бу хактагы карары мэрия сайтындагы Электрон документлар җыентыгында бар.
-
Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл. Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул .
-
Үзен үлгән дип белсеннәр өчен бер кыз игезәген үтергән
Германиядә соңгы еллардагы иң гадәти булмаган җинаять эшен ачканнар. Ингольштадт шәһәрендә 24 яшьлек Шахрабан исемле кызның гәүдәсен әти-әнисенең урланган автомобиленең арткы утыргычында табып алганнар.
-
Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез...
Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм капсулага ия була.
-
Казан белән Ташкентны даими авиарейслар тоташтырачак
Бүгенге көннән башлап Казаннан Ташкентка даими авиарейслар җибәрелә. Очышлар атнага бер тапкыр башкарылачак.
-
Язмышларыннан читенсенеп клубка йөрмиләр
Балтач районы Кариле авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен матур бәйрәм узды. Безнең арада бар шундый кешеләр, алар клубка концертларга йөри алмый. Язмышларыннан читенсенәләр... Ә мондый бәйрәмдә якыннан тере артист, алып баручыны күрәләр, алар белән бергә җырлыйлар, бииләр.
-
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендә
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендә. Көннең беренче яртысында ул Аксубай районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган үзәк район хастаханәсен карады, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралашты, шулай ук район советының хисап сессиясендә катнашты.
-
Якутия авылында боз әзерләү: «Ел әйләнәсе эшләмәсәң, яшәп булмый» (Интертат, Рәмис Латыйпов)
«Төньякта берни дә җиңел бирелми». Якутиядә бу сүзләрнең дөреслеген раслаучы күренешләр адым саен. Ел әйләнәсе эшләп торасы. Кыш башында авыл халкы кышка запас – боз әзерли. «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты боз әзерләү һәм авыл халкы тормышы белән танышып кайтты.
-
Түләргә! Калмасын үкенергә!
Быел хисап җыелышларында булганда шуңа игътибар иттем: узган ел үзара салым акчалары 100 процент җыелган! “Бу авыл җирлекләре башлыкларының халык белән киңәшеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсе“, – ди район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдрахманова.
-
Февраль аенда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Айлык явым-төшем климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә.
-
Шикәрле-сөтле күмәч рецепты
Чәй янына ачы камырдан бик тәмле, татлы күмәч пешерергә тәкъдим итәбез. Бу – бик танылган рецептларның берсе.
-
Әтнәдә милли утарлар буйлап театральләштерелгән экскурсияләр барлыкка киләчәк
Татарстан мәдәнияте өлкәсендә хезмәт куючы җитәкчеләрнең МВА юнәлешендә белем ала башлавы театрларга яңа проектлар булдырырга ярдәм иткән.
-
Татарстанда пенсиянең уртача күләме күпме булган?
Республикада картлык буенча иминият пенсияләре күләме 2 989 сумга артты.
-
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 68 очрагы ачыкланган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.
-
Оренбург өлкәсенең Ташлы районында яңа нефть ятмасы табылган
«Газпром нефть» компаниясе Оренбург өлкәсендә яңа нефть ятмасы ачкан. Аның углеводородлар запасы 53 миллион тонна тәшкил итә.