erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түләргә! Калмасын үкенергә!

Быел хисап җыелышларында булганда шуңа игътибар иттем: узган ел үзара салым акчалары 100 процент җыелган! “Бу авыл җирлекләре башлыкларының халык белән киңәшеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсе“, – ди район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдрахманова.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусовны тыңлап карыйк. “Без һәр авылда җыелышлар үткәреп, халык белән фикерләшеп акчаның суммасын, беренче чиратта нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыклыйбыз. Һәркем үз фикерен әйтә, шуннан карар кабул итәбез. Кызыл Игенче авылында узган ел 2 меңәр сум җыйган идек. Быел 3әр мең сум җыярга булдылар. Каратай авылында былтыр 500әр сум җыелса, быелга 1әр мең сум итеп билгеләделәр. Пөшәңгәр, Хәсәншәех, Апаз авылларында да үзара салым акчаларын күбрәк җыярга булдылар. Бүгенге көндә билгеләнгән сумманың 94 проценты җыелды инде“.

Узган ел җыелган, республика бюджеты исәбенә дүрт тапкыр артып кайткан акчаның күп өлеше урам юлларын төзекләндерергә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә, зиратларны, чишмәләрне карауга тотылган.

Халыкның бердәмлегенә мисал. Апаз зираты коймасын буяу өчен кирәк-яраклар үзара салым акчасы исәбенә алынган. Ә буяу өлешен һәр йортка бүлеп биреп эшләп чыкканнар.

– Бу программа бетә генә күрмәсен, – ди. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Аның халык өчен нинди яхшы программа икәнлеген башкарылган эшләргә карап бәялисең. Соңгы елларда бездә аңа каршы булган бер генә кеше дә юк. Илдус авылында узган ел 500әр сум җыйсалар, быел 1500әр сум җыерга килештеләр.

Шәһәр җирендә бу мәсьәләдә кыенлыклар бар, билгеле. “Соңгы вакытта әлеге программаның әһәмиятен дөрес аңлаучылар арта, – ди Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия  Нигъмәтҗанова. – башкарылган эшләр дә күз алдында бит“.

2022 елда Арча шәһәрендә үзара салым программасы буенча 16 урамда 10 млн 379 мең 431 сумга (5,6 км) юллар төзекләндерелгән. 122 яктырткыч куелган, 660 метр чыбык сузылган.

Иске Айван авылында Механизаторлар урамында 443 мең 200 сумга вак таш җәелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зур Бирәзә авылында урам утлары яңартылган, 814 метр чыбык сузылган.

Күпербаш авылында зират янәшәсендәге территория төзекләндерелгән, койма төзәтелеп, буялган.

Төбәк-Чокырча авылында зират янындагы территория төзекләндерелгән, койма төзәтелгән, буялган, кирәк-яраклар саклау бинасы рәтләнгән.

2023 елда Арча шәһәрендә үзара салым программасы буенча 13 урамны, 3 зиратны төзекләндерү, Күпербаш авылында чишмә территориясен, Зур Бирәзә, Төбәк-Чокырча, Айван, Божа авылларында юлларны  төзекләндерү планлаштырыла.

Үзара салым акчасын түләми калып була, дип уйлап йөрүчеләр ялгыша. Узган ел берничә кешегә суд карары белән билгеләнгән сумманы ике тапкыр арттырып түләргә туры килгән.

Әлеге программа эшләп торганда бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, дәүләт өсти торган акча кимергә дә, бетеп куярга да мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X