erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты гражданнарны дистанцион кабул итә

Туры линия 2026 елның 25 ноябрендә 14:00 сәгатьтә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасының кире элемтә платформасы аша узачак.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасының кире элемтә платформасында туры линияләр үткәрү турында» 31.10.2026 № 7-3/6742 хаты нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) 2026 елның 25 ноябрендә гражданнарны дистанцион кабул итә. Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу мәсьәләләре каралачак.

Тоташтыруга сылтама: https://my.mts-link.ru/j/48536253/1117944274/stream-new/1312295728 .


Нет комментариев