erid:2VtzquqpS7d
Район волейболчыларының уңышлары зур хөрмәткә лаек
Арча яңалыклары

Район волейболчыларының уңышлары зур хөрмәткә лаек

Өлкәннәр командалары соңгы елларда бер-бер артлы зур җиңүләргә иреште

Районыбыз волейболчыларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов волейболчылар белән очрашты. Очрашуда соңгы елларда республика күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларыбызның казанышлары билгеләп үтелде.

Өлкәннәр командалары соңгы елларда бер-бер артлы зур җиңүләргә иреште

Өлкәннәр командалары (18+) соңгы елларда бер-бер артлы зур җиңүләргә иреште.

Командаларның казанышлары

Ир-атлар командасы:

  • 2025 елның декабре – «Көчлеләр кубогы»нда Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар.
  • 2026 елның августы – «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннарында II урынны яуладылар.
  • 2026 ел – Татарстан Республикасының I Лига шәһәр командалары арасында узган чемпионат финалына чыктылар, чемпион исеменә лаек булдылар һәм кубокны яуладылар.

Хатын-кызлар командасы да югары нәтиҗә күрсәтте – республика ярышларында мактаулы IV урынны алды.

Аерым горурлыгыбыз – спортчыларыбызның остазлары

Дияр Бадриев – өлкәннәр командасының тренеры. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә командабыз зур җиңүләргә ирешә.

Амин Демухаметовка нибары 17 яшь, әмма ул инде спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булды

Раниль Гарифзянов бүген үк республикабыз данын яклый – Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясый.

Тантаналы чарада спортчыларның һәм тренерның тырышлыгы, һөнәри осталыгы, волейбол үсешенә керткән өлеше югары бәяләнде.

 


Нет комментариев