Яңа чаңгы сезоны якынлаша
3–7 ноябрь көннәрендә Ижау шәһәрендәге Галина Кулакова исемендәге чаңгы комплексында Арча спорт мәктәбе чаңгычылары, тренерлары Идиятуллин Азамат Илдусович җитәкчелегендә, уку-күнегүләр җыенында катнаштылар.
Спортчыларыбызны комплекста узган сезоннан ук әзерләп куелган кардан ясалган ап-ак чаңгы трассасы каршы алды. Бу исә яшь чаңгычыларыбызга башкалардан алда чаңгыга басарга, техника осталыкларын камилләштерергә һәм алдагы ярышларга яхшы спорт формасы җыярга менә дигән мөмкинлек бирде.
Җыеннар бик нәтиҗәле узды. Һәр көн тырыш хезмәткә, катлаулы алымнарны шомартуга һәм спорт осталыгын арттыруга багышланды.
Яңа чаңгы сезоны якынлаша. Спортчыларыбызга уңышлы стартлар, матур җиңүләр, яңа казанышлар һәм лаеклы бүләкләр телибез
Нет комментариев