erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

 

  “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы  турында
2   Редакциянең коллективы — үз эшләренә бирелгән бердәм фикердәшләр командасы. Биредә буыннар аша салынган гореф–гадәтләрне дәвам итүче чын профессионаллар, талантлы журналистлар эшли. Газетаның 85 еллык тарихы буена тупланган бай тәҗрибә, тормышыбызда тоткан ныклы урыны, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре дус–тату коллективка алга куелган бурычларны уңышлы башкарырга ярдәм итәр.

 

“Арча телерадиокомпаниясе”  коллективы  турында
   “Арча телерадиокомпаниясе ”  2003 елның  5 ноябрендә  рәсми рәвештә үз эшен башлый. Бу көнне радиотыңлаучылар  беренче тапкыр  Рәзилә Зиннатованың  бәрхет  тавышын ишеттеләр.Шушы көннән башлап  Арча радиосы  күрше-тирә районнарда яшәүчеләр өчен дә сердәшче  һәм киңәшчегә әверелде. Арча радиосы  коллективы алдына районның  сәяси  һәм  икътисадый  хәле  , үткәрелгән   һәм  уздырылачак  мәдәни, спорт чаралары  белән таныштыру, мәгариф ,авыл хуҗалыгы , төзелеш , гомумән  социаль  өлкәне,милли мәсьәләләрне  яктырту  белән беррәттән халыкның  әхлакый тәрбиясен  кайгырту  бурычы да куелды. Үзара  аңлашып эшләүче коллектив  бу  бурычларны уңышлы тормышка ашырып килә. Радиотыңлаучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруга үзләреннән зур өлеш кертә- көн саен тәбрикләү хатлары  аша  туганлык –дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә, бәйрәм  чараларына ямь кертә.Шунысы да мөһим, республика телерадиокомпанияләрендә   эшләп  килүче  дистәдән  артык   журналистлар  һәм  дикторлар  Арча радиосында  хезмәт юлларын башлап, тәҗрибә  тупладылар.

 

  Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы
nasibullin   “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе” “Татмедиа” ААҖ филиалы директоры. 1967 елның 3 маенда Арча районының җырларда җырлана торган ямьле Наласа авылында туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Авыл укытучысыннан Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, профессиональ үсеш юлы уза. 2006 елдан “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасының баш мөхәррире. Күп кенә тармакларның бүләк иясе. Медиабазар оештыруда керткән хезмәтләре өчен И.Р.Насыйбуллин ТР Министрлар Кабинеты рәхмәтенә ия. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Тимергалиева Рәзинә Габделхәй кызы
2 Баш хисапчы. Оешмада 2005 елдан эшли, югары икътисадый белемле. Җаваплы, югары квалификацияле хезмәткәр, төгәл һәм таләпчән. Финанс документларын эшләүдә, матди байлыкларны исраф итмәүдә төгәл хисап алып бара. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, “ТАТМЕДИА”
акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 

  Фәттахов Ильяс Сәхап улы
Foto-014  (09.12.1949) редакциядә 1973 елдан хезмәт куючы профессиональ журналист. Озак еллар хатлар бүлеген җитәкләде, 2008 елдан — авыл тормышы бүлеге мөхәррире. Район тормышында барган вакыйгалар, мәгълүмат, соңгы яңалыкларны оператив рәвештә укучыларга җиткерә. Аның хезмәте материалны оста итеп җиткерә белүе, фикер үткенлеге, мәгълүматның дөреслеге һәм гадел  булуы, кайчак  каты тәнкыйть аша узуы яки вакыйгага югары бәя бирүе белән аерылып тора. Ильяс Сәхап улы — хөрмәткә лаек шәхес, еш кына коллегалар аны үзара “аяклы энциклопедия” дип атыйлар, районда да авторитеты югары. Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул дәүләт һәм дәүләт идарәсе тармагы бүләкләренә лаек булды. Алар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Арча район Советының Мактау грамотасы бар.

 

  Җәләева Рәзинә Мингали кызы
4  (03.03.1964) редакциядә 1981 елдан эшли. Тәҗрибәле, квалификацияле белгечләрнең берсе, белемле, җаваплы хезмәткәр. 2008 елдан баш мөхәррир урынбасары — җаваплы сәркатип булып эшли. Рәзинә Мингали кызы газетаның оешуын тәэмин итә, материаллар әзерлегенең вакытларын контрольдә тота, төгәлрәге, газета өчен башыннан дөньяга чыкканчы җаваплы. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, “ТАТМЕДИА”
акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 

  Надршина Румия Гарифҗан кызы
5   (05.05.1958) хатлар бүлеге мөхәррире. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Хезмәт биографиясе тулаем журналистлык эшчәнлеге белән бәйле. Чирканчыкны, уку йортын тәмамлаганнан соң, “Чишмә яңалыгы” газета редакциясендә ала. 1984 елдан — “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә. Ул укучылар хатларын эшкәртә, газетага көн кадагына суга торган темаларга мәкаләләр яза. Иҗади хезмәткәр, һәр өлкәдә дә максатына ирешергә тырыша. РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының Мактау грамотасы, Арча район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

  Зәкиева Гөлсинә Вәзыйх кызы
6   (12.10.1959) Казан дәүләт педагогика  институтының филология факультетын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Хезмәт юлын Әтнә районының Күңгәр урта мәктәбендә башлый, әмма язмыш юллары аны район газетасы редакциясенә алып килә. 1983 елдан бер вакытта кызыклы да, шул ук вакытта гади дә булмаган журналист эшчәнлеге башлана. Гөлсинә Зәкиева кешеләр белән аралашырга ярата, алар белән бик тиз уртак тел таба, реклама буенча белгеч булып эшләвенә характерының әнә шул ягы нык ярдәм итә. Ул һөнәренә бирелгән гадел, җаваплы хезмәткәр. Югары профессиональлек һәм кешелеклелек сыйфатлары аны коллегалары һәм райондашлар арасында хөрмәт казануга этәргеч булды. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Нәбиуллина Гөлзия Әмин кызы
9   (13.12.1962) дубляж бүлеге тәрҗемәчесе. Белеме буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Редакциядә 2001 елдан эшли. Тәрҗемә дөньясының бөтен нечкәлекләрен белә, рус һәм татар телләрендә камил аралаша, белемле, җаваплы белгеч. Укымышлылыгы, дөньяга киң карашы мәкаләләр тәрҗемә иткәндә иҗади якын килергә ярдәм итә.  Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Сафина Розалия Лиуз кызы
Foto-010a (16.01.1978) информация бүлеге редакторы, профессиональ журналист. Казан дәүләт  университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Район газетасы редакциясенә эшкә килгәнче “Юлдаш” газетасында журналист булып эшләгән. Яшь, перспективалы хезмәткәр. Район тормышындагы яңалыкларны күзәтеп бара һәм аларны тиз арада укучы хөкеменә җиткерергә тырыша. Аңа аналитик акыл һәм журналистлык индивидуальлеге хас.  Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Кадыров Раушан Фаритович
 DSC_0024 (31.01.1995) компьютер версткасы операторы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы белеменә ия. Белемле, җаваплы, компьютер техникасында камил эшли белә торган намуслы хезмәткәр. Намуслы хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе» филиалы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Мостафина Алия Мансур кызы
151 (27.09.1977) район газетасы редакциясендә 2002 елдан эшли. Хезмәттә дә, укуда да өлгерлек күрсәтеп, 2011 елда уңышлы гына Казан социаль–юридик институтын тәмамлады. Алия газетаның компьютер версткасын ике телдә: татарча да, русча да ясый. Техник элемтә чараларының “телен” аңлый, җиңел аралаша, белемен камилләштерү максатыннан гел үз өстендә эшли.  Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Хәкимҗанова Резеда Рамазан кызы
16 (07.10.1989) яшь, перспективалы хезмәткәр. 2009 елдан дубляж бүлеге тәрҗемәчесе булып эшли. Белеме буенча инглиз теле укытучысы, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә читтән торып Казан дәүләт технология университетында укый, дәүләт һәм муниципаль идарәләренең булачак менеджеры. Резеданың киң карашлы, укымышлы булуы, көчле җаваплылык хисе тәрҗемәне тиешенчә, җиренә җиткереп башкарырга этәргеч ясый. Намуслы хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе» филиалы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Зәйнуллина Гүзәл Рәшит кызы
17 (17.03.1985) белеме буенча информатика укытучысы, 2004 елдан корректор булып эшли. Район газетасының татарча басмасын басмага бирер алдыннан ул язмаларны “энә күзеннән үткәреп”  җентекләп тикшерә. Игътибарлы, тирән белемле булуы аңа тексттагы хаталарны табып, сүзләрнең дөрес язылышын тәэмин итәргә булыша. Намуслы хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе» филиалы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

  Мифтахов Илнур Мансур улы
Foto-020   (28.04.1974) 2006 елдан редакциядә шофер булып эшли. Редакция машинасының һәрчак төзек хәлдә булуы — аның хезмәте. Илнурның эшенә җаваплы каравы журналистларга оператив мәгълүмат алу, мәкалә язу һәм репортаж ясау өчен вакыйга булган урынга тоткарлыксыз барып җитәргә ярдәм итә. Намуслы хезмәте өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе» филиалы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Газимова   Гөлназ   Әгъләм кызы 
 Газимова   Гөлназ   Әгъләм  кызы  хезмәт  юлын  укытучы  буларак  башлаган . 2004  елда  язмышын  “Арча” телерадиокомпаниясе белән  бәйли . Бердәм  коллектив  эчендә  инде  13  елдан артык    реклама  менеджеры  вазыйфасын   намус  белән  башкара.  Икенче  югары  белемен  ала — психолог   һөнәрен узләштерә . Гөлназ  һәр  кеше  белән  уртак  тел  таба  белә , дөньяны,  кешеләрне өйрәнергә  ярата. Креатив карашы, эзләнүчәнлеге , киң эрудициясе  аңа  яңадан-яңа идеяләр уйлап табырга мөмкинлек бирә.  Девизы:” Кайда, нәрсә  эшләсәң  дә,  Кеше  булып  кал!” Намуслы хезмәте өчен  2013 елда “Татмедиа”  республика агентлыгы   мактау  грамотасы белән буләкләнә.

 

Набиуллин  Раушан  Наил улы   
 Набиуллин  Раушан   Наил  улы   2012  елның июленнән  “Арча” телерадиокомпаниясендә  тавыш режиссеры  хезмәтен  башкара ,хәбәрләр  чыгарылышын  алып  бара. Раушан  төгәллек , тәртип яратучы, тырыш  кеше  буларак хезмәттәшләренең  ихтирамын яулады.  Һәр  тапшыру  аның  катнашында   әзерләнә. Тормыш девизы:” Тормышта бер әйбер дә җиңел генә бирелми. Тырышкан табар- ташка кадак кагар”.

 

Ситдикова Гөлнара Фәннуровна
 Ситдикова Гөлнара Фәннур  кызы  1997 елда Казан дәүләт  университетын тәмамлый.Хезмәт юлын укытучы буларак башлый. 2003 елның октябрь аенда  күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, Арча радиосына килә  һәм  шул көннән башлап  үз эшен ихлас яратып, намус белән  башкара.Хезмәттәшләре  белән дус-тату .Радиотыңлаучылар каршында да абруе зур аның. Ул алып барган “Белем дөньясы”,”Йөрәк сере”, “Арча ягы-данлы төбәк” тапшыруларын, “Тәмлетамак”, “Табигать даруханәсе”  сәхифәләрен дә  тамашачылар үз итте. Гөлнара Фәннүр кызы  һәркем белән  уртак  тел  таба  белә, нечкә  күңелле, гадел,сабыр,балалары өчен җан атып яши.  Тормыш девизы: “ Кеше сиңа  таш белән атса да , аш белән ат!” Намуслы хезмәте өчен  2013 елда “Татмедиа”  республика агентлыгы   мактау  грамотасы белән буләкләнә.
2
X