erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

13 яшьлек улына питбайк сатып алган ананы хөкем иткәннәр

Сабак алырга.

Бөгелмәдә 13 яшьлек улына питбайк сатып алган 39 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар.Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз улына питбайк сатып алган һәм аңа ачкычын да биргән. Питбайкка утырган үсмер Бөгелмә районы Восточный бистәсе юлында авариягә эләгеп, беләгенең ике зур сөяген һәм аскы казналыгын сындырган.

Суд хатын-кызга 60 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Питбайк һәм шлем конфискацияләнгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-13-yaslek-ulyna-pitbaik-satyp-algan-anany-xokem-itkannar-5931864


Арча хәбәрләре

Нет комментариев