erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда юллардагы 132 куркыныч участокта иминлекне арттыралар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре еш теркәлә торган 132 участок ачыкланган. Аларның һәркайсында юл хәрәкәте иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар күреләчәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура комитеты утырышында Татарстан Республикасы юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге участокларның һәрберсе өчен инженерлык чаралары эшләнгән. Алар аварияләр санын киметүгә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Куркыныч участокларда җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелә, саклагыч киртәләр һәм светофорлар урнаштырыла. Шулай ук юлларны яктырту системалары камилләштерелә, тизлекне киметү өчен ясалма тигезсезлекләр булдырыла.

Күрелгән чараларның төп максаты – юлларда аварияләрне кисәтү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркынычсыз шартлар тудыру.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев