erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Пенсияләр 2026 елда артты: Татарстанда уртача картлык пенсиясе 26,5 мең сумга җитте

2026 елда Россиядә пенсияләрне индексацияләү берничә этапта узды. Татарстанда иминият пенсияләре ел башыннан 7,6 процентка, социаль пенсияләр апрельдән 6,8 процентка артты.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, гыйнвар аендагы индексация эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга да кагылган. Эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен индексацияләү 2025 елдан яңадан гамәлгә кертелгән.

Гыйнвардагы арттыру нәтиҗәсендә Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 26,5 мең сумга җиткән. Узган ел ахыры белән чагыштырганда, бу якынча 2 мең сумга күбрәк.Моннан тыш, 1 августтан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә ел саен үткәрелә торган яңадан исәпләү башкарылган.

Чыганак: «Татар-информ» 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев