erid:2VtzquqpS7d
Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Казанда бүләкләнде
Арча яңалыклары

Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Казанда бүләкләнде

Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашкан Арча районы вәкилләренең хезмәте югары бәяләнде. Аларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Казанның Совет районы администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы «Агросәнәгать паркы» мәйданчыгында узды. Рәхмәт хатларына авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре, шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективлары лаек булды.

Аларның Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашуы, район җитештерүчеләренең продукциясен тәкъдим итүгә керткән өлеше билгеләп үтелде.

Райондашыбызны һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларын котлыйбыз! Алга таба да хезмәтләрендә уңышлар, яңа казанышлар телибез!


Нет комментариев