Республикада төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
7 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз һәм уртача кар, юеш кар явачак. Көндез явым-төшем урыны белән генә булачак, дип хәбәр ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5 градус, көндезге максималь температура -1..+3 градус булачак.
Юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык булуы ихтимал. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Нет комментариев