Республикада һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда йөрү һәм урамнарда хәрәкәт итү аеруча игътибарлылык таләп итә. Синоптиклар көчле җил, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.
Татарстанда 5 ноябрь кичендә һәм 6 ноябрь дәвамында һава торышы начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә, буран вакытында күз күреме 1–2 километрга кадәр кимергә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килү ихтималы да бар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкны саклык чараларын үтәргә чакыра. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, реклама конструкцияләре, юл билгеләре һәм электр үткәргечләре астында ышыкланмаска кирәк.
Шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска, өлкән яшьтәге һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итәргә киңәш ителә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев