erid:2VtzquqpS7d
Бәйрәм уңаеннан яхшы кәеф бүләк иттеләр
Арча яңалыклары

Бәйрәм уңаеннан яхшы кәеф бүләк иттеләр

Күңелгә рәхәтлек һәм энергия туплап кайттык.

Бүген Арча мәдәният йортында Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге республиканың камера хоры чыгыш ясады.

Концерт халыклар бердәмлеге көненә көтелмәгән һәм матур бүләк булды.

Камера хоры чыгышы тулы зал һәм көчле алкышлар белән үтте.

Искиткеч чыгышлар! Татарча да, русча да җырлар яңгырады. Күңелгә рәхәтлек һәм энергия туплап кайттык.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев