Исрафил Насыйбуллин автор яңалыклары
-
Татарстанда 2026 елда авиарейсларны субсидияләүгә 778 млн сум юнәлтелә
Татарстанда 2026 елда төбәкләр арасында һава юлларын үстерүгә республика бюджетыннан 778 млн сум акча каралган. Субсидияләр Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортларыннан Россия шәһәрләренә башкарылучы 40 маршрутны финанслауга ярдәм итәчәк.
-
2026 елның икенче яртысында Татарстанда кемнәр пенсиягә чыга ала?
2026 елда Татарстанда пенсиягә чыгу өчен яшь таләпләре үзгәрешсез кала. Елның икенче яртысында тиешле яшькә җиткән һәм хезмәт стажы белән пенсион коэффициентлары җитәрлек булган гражданнар картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерә ала.
-
Казанда онкология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү үзәге ачылды
Казанда онкология диагнозы белән очрашкан кешеләр һәм аларның якыннары өчен яңа ярдәм үзәге эшли башлады. Биредә бушлай психологик һәм юридик консультацияләр алырга, шулай ук онкологик авыруны җиңеп чыккан кешеләр белән аралашырга мөмкин.
-
Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр еллык түләү ала ала
2026 елдан Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде. Түләү керем салымын яңадан исәпләү нәтиҗәсендә бирелә. Аны кемнәр ала ала һәм нинди шартлар үтәлергә тиеш?
-
Татарстанда яңа уңышның сыйфаты тикшерелде
Татарстанда яңа уңыштан җыелган беренче көзге бодай партиясе сыйфат тикшерүе узды. Чүпрәле районыннан китерелгән 94 тонна ашлык лабораториядә төп күрсәткечләр буенча тикшерелеп, 3нче класска кертелде.
-
Казанда Татарстан һәм Үзбәкстанның 200гә якын компаниясе катнашында бизнес-форум узды
Казанда «Татарстан – Үзбәкстан» бизнес-форумы эшен башлады. Чарада Татарстан һәм Үзбәкстаннан 200гә якын компания вәкилләре катнаша. Эшлекле очрашуларда яңа партнерлар табу, сәүдә элемтәләрен киңәйтү һәм уртак проектлар турында сөйләшү планлаштырыла.
-
Патриарх Кирилл: Казанда мөселманнар белән православие динен тотучыларның татулыгы – бөтен дөнья өчен үрнәк
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанга эш сәфәре вакытында Петр һәм Павел кафедраль соборында булды. Ул Татарстан җитәкчелегенә Православиегә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм республикадагы диннәр арасындагы татулыкны югары бәяләде.
-
Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар: республикадан 120 кандидат тәкъдим ителде
Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек дәвам итә. Республика буенча барлыгы 120 кандидат тәкъдим ителгән. Аларның 80е — федераль партия исемлекләре буенча, тагын 40ы — бер мандатлы сайлау округларыннан.
-
ДРКБ кардиохирурглары сабыйның үз тукымаларын кулланып йөрәккә уңышлы операция ясады
Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) кардиохирурглары тумыштан килгән аорта клапаны җитешсезлеген дәвалауның яңа ысулын гамәлгә кертте. Табиблар операция вакытында пациентның үз тукымаларын кулланып, бер яшьлек баланың йөрәк клапанын яңадан торгызды.
-
Арча районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды: бәйрәм чаралары иминлеге игътибар үзәгендә
Арча муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе, Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды.Киңәшмәдә 1 августта узачак Ат көне бәйрәмен хәвефсез үткәрү, социаль әһәмияткә ия объектларның террорчылыктан сакланышы һәм профилактика эшләренең нәтиҗәлелеге каралды.
-
Баулы районында бронза гасырына караган курган ачыкланган
Баулы районында археологлар бронза гасыры чорына караган борынгы курганны ачыклаган. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты аны ачыкланган археология һәйкәлләре исемлегенә керткән һәм дәүләт саклавына алган.
-
Татарстан Рәисе Саба районында яңа газүткәргечне эшләтеп җибәрде
Саба районының Олы Нырты авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты файдалануга тапшырылды һәм табигый газга тоташтырылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром межрегионгаз» генераль директоры Сергей Густов һәм тармак җитәкчеләре катнашты.
-
Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерде
14 июльгә каршы төндә һәм көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр, көчле яңгыр, боз явуы һәм җилнең секундына 15–20 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава шартлары начараю сәбәпле халыкны саклык чараларын үтәүгә чакыра.
-
Татарстан Фәннәр академиясе һәм «Дрон-Иминлек» ассоциациясе хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Татарстанда пилотсыз авиация технологияләрен үстерү һәм дроннар белән бәйле хәвефләрне киметү юнәлешендә яңа адым ясалды. Татарстан Фәннәр академиясе белән «Дрон-Иминлек» ассоциациясе үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
-
Татарстанда иң яхшы методистлар акчалата бүләк алачак
Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләүче методистлар өчен яңа акчалата бүләкләү чарасы кертелде. «Безнең иң яхшы методист» конкурсында җиңүчеләр ел саен дәүләт тарафыннан акчалата бүләк алачак.