erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр 4 һәм 6 ноябрьдә диспансеризация уза алачак

Ноябрь бәйрәмнәрендә сәламәтлеген тикшертергә теләүчеләр өчен медицина оешмалары эшләячәк. Татарстан халкы 4 һәм 6 ноябрьдә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уза алачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тикшерүләр кысаларында яшь үзенчәлекләренә бәйле медицина чараларын узарга, тирәнәйтелгән диспансеризация үтәргә, шулай ук репродуктив сәламәтлекне бәяләтергә мөмкин булачак.

Диспансеризация «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Кабул итү вакыты һәм тәртибе турында мәгълүматны медицина оешмаларының теркәү бүлекләреннән, рәсми сайтларыннан һәм социаль челтәрләреннән белергә мөмкин.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев