Татарстанның экспортка ярдәм итү үзәге ел саен республикадагы 300гә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына ярдәм күрсәтә. Бу хакта үзәк җитәкчесе Альбина Гергерт Kazan Digital Week 2026 форумында сөйләде.
Эшмәкәрләргә чит илләрдәге 20–30 күргәзмәдә катнашу, чит ил сатып алучыларын эзләү һәм товар ташу чыгымнарын өлешчә каплау мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Быел ярдәм чаралары исемлегендә тагын бер юнәлеш барлыкка килгән — чит илләрдә реклама урнаштыруга тотылган чыгымнарны компенсацияләү.
Чит ил базарларына чыгу мөмкинлекләрен бәяләгәндә, үзәк белгечләре ясалма интеллект технологияләрен дә куллана. Шулай да базар турында тулы һәм төгәл мәгълүмат алу өчен белгечләргә мөрәҗәгать итү мөһимлеге билгеләп үтелә.
Нет комментариев