erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Кара күл авылында 32 йортка газ тоташтырылды

Нурлат районының Кара күл авылында яңа микрорайонга газ кертелде. Өч километрдан артык газүткәргеч төзелеше нәтиҗәсендә 32 йортта яшәүчеләр зәңгәр ягулык белән тәэмин ителде.

 

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев катнашты. Ул соңгы биш елда республикада газлаштыру буенча 50 меңгә якын гариза кабул ителүен, 37 меңнән артыгының үтәлүен билгеләп үтте.

Нурлат районында 2019 елдан бирле 443 йорт газга тоташтырылган. Алга таба да  газлаштыру программасын дәвам итү планлаштырыла.

Чарадан соң Фәрид Абдулганиев махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Рахматуллинның гаиләсендә булды. Аның әнисе Гөлсирә Рахматуллина авыл халкы исеменнән газ кертү эшләрен башкаручыларга рәхмәт белдерде.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев