erid:2VtzquqpS7d
Җырларга сандугач теле кирәк
Арча яңалыклары

Җырларга сандугач теле кирәк

Сүзебез Г.Курсави лиөеенда үткән балаларның «Без бергә» дигән конкурс-фестивале турында.

Менә сәхнәгә татар хатын-кызларының матур чигүле жилет-күлмәкләреннән Бирәзәбаш авылыннан әниле-кызлы Рилә-Камилә Абдрахмановаалар чыкты. Татар халык җыры “Ай җаный, вай җаный” җырын җырладылар.

Җырла, җырла дип әйтәсез,

Сезгә нинди җыр кирәк?

Әй, сезгә нинди җыр кирәк,

Сезнең алда җыр җырларга

Сандугач теле кирәк.

Ай җаный, вай җаный,

Сандугач теле кирәк.

Афәрин, бик матур килеп чыкты. Җырны да оста сайлаганнар. Өч бала әнисе Рилә ханым үзе Арча үзәк китапханәсендә эшли. Кызы Камилә Өчиле мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Әле яңа гына инглиз телендә җырлап, районда 2нче урынны алган. Рилә ханымның җырлаганын без район сәхнәләреннән, төрле чараларда ишетеп беләбез. Яратып тыңлыйбыз. Сөбханалла, кызы Камилә дә матур җырлый. Соңыннан Рилә ханым белән сөйләштек. Җырлау сәләте кемнән килә, дигән сорауны бирдек. “Әни Тәслимә, әти Риф – икесе дә җырлыйлар, – дип сөйләде ул. – Аллаһка шөкер, исән-саулар. Әти механизатор булып эшләде. Әни – терлекчелектә. Әни гомер буе сәхнәдән төшмәде. И-и, биер, җырлар иде. Әти гармунда уйнады. Әнинең әтисе Гайнулла бабай кыңгыраулы гармунда уйнады. Гармуны әле дә истәлек булып шкафта саклана. Әнинең әнисе Таһирә әби шулай ук уеннарда катнашып, актив әби булган. Менә без әти-әнидән, әби-бабайдан күчкән сәләтне, халык җәүһәрләрен дәвам итәбез. Мондый фестивальләр бик кирәк”.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев