erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 28 мәктәп китапханәчесе Мактау тактасына кертелгән
Яңалыклар

Татарстанда 28 мәктәп китапханәчесе Мактау тактасына кертелгән

Татарстанның Электрон Мактау тактасына республиканың шәһәр һәм районнарыннан 28 мәктәп китапханәчесе кертелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. 26 октябрьдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Мактау тактасы республика халкының һөнәри казанышларын, намуслы хезмәтен һәм төбәк үсешенә керткән өлешен бәяләү максатыннан булдырылган.

 

Татарстан мәктәп китапханәчеләренең хезмәте федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнә. 2025 елда «Россиянең иң күп укучы мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсларына республикадан 98 гариза тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы өч төбәк исемлегенә кергән.

«Россиянең иң күп укучы мәктәбе» конкурсы финалына Татарстаннан дүрт белем бирү учреждениесе чыккан. 5–9 сыйныф укучыларын китап укуга җәлеп итү тәҗрибәсе номинациясендә Югары Ослан урта мәктәбе призлы урын алган. Икенче конкурста катнашкан 44 педагогның 17се финалга узган. Бу — Россия төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗә.

Республикада китапханәләрне яңарту эшләре дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында учреждениеләр яңа китаплар белән тулыландырыла, югары тизлекле интернетка тоташтырыла, заманча техника һәм электрон ресурслар белән тәэмин ителә. Шулай ук хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлекләре булдырыла.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев