erid:2VtzquqpS7d
Авылдашларның бик күңеле булды, рәхмәт!
Арча яңалыклары

Авылдашларның бик күңеле булды, рәхмәт!

Печмәнтау авылыннан Зөлфия Минһаҗева яза.

0ктябрьдә иң мактаулы һөнәр ияләре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Башка хезмәт ияләре кебек үк алар мактауга лаек. Кар да эреп бетмәгән килеш кырга чыгалар, җәй буе иген үстерәләр, кара көзгә кадәр уңыш җыялар, таңнан торып, сыер савалар, терлек карыйлар. Әйе, авылны әнә шундый тырышлар яшәтә.

Безнең “Ашыт” ширкәте хезмәткәрләре һәм җитәкчесе Айрат Ибәтуллин хуҗалыкта эшләгән һәрбер эшчегә ел саен бәйрәм белән котлап, бүләк өләшә. Менә быел да тәм-томнар өләштеләр. Өлкәннәр көнендә дә хөрмәт белән искә алдылар. Үзебезнең колхоз үзендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән абый-апаларның өйләренә барып, хәлләрне сорашып, бүләк бирделәр. Өлкәннәребезнең бик күңелләре булып, рәхмәт әйтәләр. Исән-сау булып, эшләп торырга язсын!

Авыл халкы исеменнән

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев