erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда ноябрь аенда һава торышы нинди булачак?

ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина билгеләп үткәнчә, октябрь Татарстанда метеорологик күзәтүләр тарихында иң җылы ай булырга мөмкин.

Татарстанда ноябрь ае климатик нормадан бераз җылырак булыр дип көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, айлык уртача температура нормадан 1 градуска югарырак булачак.

 19–22 ноябрь көннәрендә температура 5 градуска төшәргә мөмкин. Ә даими кар катламы, фаразлар буенча, шул көннәрдә  формалашыр дип көтелә.

Чыганак: "Вести Татарстан"


Арча хәбәрләре

Нет комментариев