Котлыйбыз!
24 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы шәһәрләренең 1 лига ир-ат командалары арасында «Татарстан – Яңа гасыр» төбәк җәмәгатьчелек оешмасы призларына волейбол ярышлары финалы узды.
Киеренке көрәштә Арча районы командасы барлык көндәшләрен узып, ТНВ Кубогын яулады.
Волейболчыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Мәгьлумат һәм фото МАХ каналындагы Арча муниципаль районы төркеменнән алынды
Нет комментариев