Алмаз Хисаметдинов «Кырлай» һәм «Ашыт» хуҗалыкларында терлекчелек тармагындагы эшләрнең торышын карады, белгечләргә киңәшләрен бирде. «Ашыт» хуҗалыгында яңа сөтчелек комплексы төзелешенә әзерлек тә башланган.
Эш сәфәре барышында район башлыгы бозау тәрбияләү, сыерларны ашату технологияләре белән танышты. Терлекләрне карап тәрбияләүне оештыруга игътибар биреп, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча үз киңәшләрен җиткерде.

«Ашыт» хуҗалыгында исә киләчәккә юнәлтелгән яңа проектка нигез салынган инде. Биредә сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла, төзелеш эшләрен киләсе елда башлау күздә тотыла.
Нет комментариев