erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда 25 октябрьдә яңа татар зираты буйлап сәяхәткә чакыралар

Бу кызыклы.

25 октябрьдә 13:00 сәгатьтә Яңа татар зираты буйлап экскурсия оештырыла. Экскурсияне Айдар Шәйхин алып барачак. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итте.

Казан тарихын аның урамнары һәм биналары гына түгел, зиратлары да саклый. Яңа Татар зиратында татар халкының үткәне, күренекле шәхесләрнең язмышлары һәм шәһәр хәтере белән бәйле күп кенә тарихлар яшерелгән.

Сезне Яңа татар зираты буйлап экскурсиягә чакырабыз. Бергәләп зират тарихы белән танышырбыз, аның истәлекле урыннары турында белербез, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yana-tatar-ziraty-builap-ekskursiya-oestyryla-5931019


Арча хәбәрләре

Нет комментариев