erid:2VtzquqpS7d
Арчада балаларның конкурс-фестивале бара
Арча яңалыклары

Арчада балаларның конкурс-фестивале бара

Афәрин, балалар!

Бу минутларда Арчаның Г.Курсави ис. лицейда халык иҗаты буенча "Без бергә" дигән балаларның  конкурс - фестивале бара. Конкурс-фестивальдә Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Питрәч районнары мәктәпләрендә укучы балалар катнаша.

Күмәк биюләр, нәфис сүз, аерым җырчылар, халык уен кораллары ансамбле, гаилә ансамбльләре татар халкының һәм башка милләтләрнең иҗатын яктырталар. Чыгышлар берсеннән берсе шәп! Афәрин!
 Чыгыш ясаучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова район башлыгы һәм үз исеменнән сәламләде һәм уңышлар теләде.

Жюри рәисе - педагогия фәннәре кандидаты, ТРның атказанган культура хезмәткәре, РФның халык мәгарифе отличнигы, Казандагы  "Шарм" сәнгать үзәге директоры Максим Скалозубов.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев