Искә алу кичәсе җылы, ихлас рухта узды.
Арча үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган язучы Радик Фәизовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.
Әдәби чарада язучының кызы Светлана Анисимова, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты.
Кичә барышында Радик Фәизовның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кызы Светлана ханым әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Әдәбият-сәнгать музее хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова Радик Фәизов исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук язучының шәхси архивында сакланган әйберләр белән таныштырды.
Нет комментариев