erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда җылы көз октябрь ахырына кадәр сакланачак

Татарстанда октябрь гадәттәгедән җылырак килә. Синоптиклар фаразлавынча, антициклон йогынтысында коры һәм кояшлы һава торышы ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов "Татар-информ" га хәбәр иткәнчә, Татарстанда озакка сузылган әбиләр чуагы күзәтелә. Айның икенче яртысында республикада һәм Идел буенда күп кенә температура рекордлары теркәлгән.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, октябрьдә Казанда өч көнне — 13, 16 һәм 17 октябрьдә — температура рекордлары яңартылган. 13 октябрьдә һава +22,5 градуска кадәр җылынган, 16 октябрьдә +19,9, ә 17 октябрьдә +18,7 градус булган.

Синоптиклар әйтүенчә, ай ахырына таба бераз суыту ихтималы бар, әмма гомумән алганда, җылы һәм коры көзге көннәр сакланачак.


Нет комментариев