30 һәм 31 октябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә роботлар белән идарә итү осталыгын, инженерлык фикерләвен һәм техник иҗатны күрсәтәчәкләр. Kazan Digital Week кысаларында мини-роботларның республика турниры һәм халыкара роботлар чемпионаты узачак.Анда Арча районы командасы да катнаша.
30 октябрьдә Татарстан Республикасының III ачык мини-роботлар турнирына старт бирелә. Республикабызның 19 районыннан һәм Казан шәһәреннән 31 команда Кубок Раиса Республики Татарстан өчен көрәшәчәк. Авырлыгы 1,5 килограммга кадәр булган роботлар махсус рингта өч минутлык алышларда көч сынашачак.
Ярышларда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Һәр командада 2–5 кеше булачак, яшь уйлап табучыларга остазлары ярдәм итәчәк. Судьялар роботларның хәрәкәтчәнлеген, идарә итү күнекмәләрен һәм көндәшкә китерелгән зыянны бәяләячәк. Иң яхшы биш команда акчалата бүләкләргә лаек булачак: беренче урын өчен — 200 мең, икенче урын өчен — 150 мең, өченче урын өчен — 120 мең, дүртенче урын өчен — 80 мең, бишенче урын өчен 50 мең сум каралган. Шулай ук жюри иң үзенчәлекле инженерлык чишелешләрен тәкъдим иткән һәм тамашачыларга мавыктыргыч алышлар күрсәткән командаларны билгеләп үтәчәк.
31 октябрьдә исә Kazan Expo мәйданчыгында «Битва роботов — 2026» халыкара чемпионатының хәлиткеч алышлары узачак. Программада биш илдән һәм Россиянең 10 төбәгеннән килгән командалар катнашында өч технологик шоу каралган. Ярышлар ике авырлык категориясендә үткәрелә: 1,5 килограммга кадәрге роботлар һәм 16 яшькә кадәрге пилотлар, шулай ук 110 килограммга кадәрге роботлар белән идарә итүче өлкән катнашучылар. Шоулар Мәскәү вакыты белән 10:00, 14:30 һәм 18:00 сәгатьләрдә башлана. Көн ахырында сезон чемпионнарын бүләкләү тантанасы узачак.
Ике чара да «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең 3 нче павильонында үтә. Тамашачылар өчен керү бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк. Теркәлү 25 октябрьгә кадәр Kazan Digital Week рәсми сайты аша башкарыла.
Мини-роботлар турнирына кунакларны 30 октябрьдә 9:40 сәгатьтән көтәләр, тантаналы ачылыш 10:00 сәгатькә билгеләнгән.
Нет комментариев