Төбәк юнәлешендә 43 объектта эшләр төгәлләнгән. Алар арасында «Арча – Теләче» автомобиль юлы да бар.
2026 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 200 километрдан артык төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлын, шулай ук 600 погон метрга якын күперне төзекләндерү планлаштырыла.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юлларны ремонтлау эшләре ахырына якынлаша. Төбәк юнәлешендә 43 объектта эшләр төгәлләнгән. Алар арасында «Актаныш – Мөслим» һәм «Арча – Теләче» автомобиль юллары да бар.
Күперләрне норматив хәлгә китерү буенча эшләрнең 92 проценты башкарылган. Яңа Чишмә районында Сикәнәс елгасы аша һәм Алабуга районында Тойма елгасы аша күперләрне капиталь ремонтлау төгәлләнгән.
Чыганак: "Татар-информ"
Нет комментариев