erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум акча биреләчәк

Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Казанда аерым категориядәге гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күрсәтү планлаштырыла. 

Әлеге ярдәмне Казанда даими теркәлгән түбәндәге гаиләләр ала алачак:

  • балигъ булмаган ике яки аннан күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;
  • балигъ булмаган балалары булган, ата-ананың икесе дә I яки II төркем инвалидлыгы булган гаиләләр;
  • балигъ булмаган балалары булган I яки II төркем инвалид ата-аналарның берсе генә тәрбияләгән гаиләләр;
  • бер яки берничә балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар.

Гаризалар һәм кирәкле документлар 2026 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.

Чыганак: Апас районы газетасы сайты


Арча хәбәрләре

Нет комментариев