erid:2VtzquqpS7d
«Кызыл Яр» хуҗалыгында терлекчелек тармагына багышланган семинар-киңәшмә узды
Арча яңалыклары

«Кызыл Яр» хуҗалыгында терлекчелек тармагына багышланган семинар-киңәшмә узды

Шулай ук терлекчелек өлкәсендә эшне нәтиҗәле оештыру һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшырту мәсьәләләренә игътибар бирелде.

 

«Кызыл-Яр» хуҗалыгында терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән семинар-киңәшмә үткәрелде.

Чара барышында 2026 елның тугыз аенда терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, тармакның бүгенге торышы һәм алдагы бурычлар турында фикер алыштылар.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның җитештерү мәйданчыклары белән таныштылар, кышлату чорына әзерләнгән терлек азыгының сыйфатын бәяләделәр. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев