erid:2VtzquqpS7d
Арча көрәшчесе Зәйдә көмеш медаль яулады
Арча яңалыклары

Арча көрәшчесе Зәйдә көмеш медаль яулады

Котлыйбыз

23–24 октябрьдә Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган традицион Бөтенроссия көрәш турниры узды.

Ярышларда Арча районыннан өч егет катнашты. Алар — Арча шәһәренең 6нчы мәктәбе укучысы Сәмир Ахунов, Наласа авылыннан Әмир Әһлиуллин һәм Курса-Почмак авылыннан Жасурбек Мирзакасыймов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Сәмир Ахунов көмеш медальгә лаек булды. Спортчыны ярышларга тренеры Ф. Ф. Һидиятуллин әзерләде. Әмир Әһлиуллин исә бишенче урынны алды.

Арча егетләрен уңышлары белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да җиңүләр телибез!

Мәгълүмат һәм фото — Арча спорт мәктәбенең МАХтагы төркеменнән.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев