erid:2VtzquqpS7d
«Арча чакыруы» ярышларында 230 турист катнашты
Арча яңалыклары

«Арча чакыруы» ярышларында 230 турист катнашты

Арча районында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча «Арча чакыруы» ярышлары узды. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 230 спортчы осталыкта һәм җитезлектә көч сынашты.

Ярышларда Арча һәм Лаеш районнарыннан, Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарыннан, шулай ук Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән туристлар катнашты.

Катнашучылар икенче һәм өченче катлаулылыктагы дистанцияләрне узды. Мондый сынауларда физик әзерлек кенә түгел, ә төгәллек, тизлек һәм туристлык күнекмәләрен дөрес куллана белү дә мөһим.

«Спорт туризмы ярышларын октябрь аенда үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгы җылы, кояшлы һава торышы да спортчылар өчен уңай шартлар тудырды», – ди Арча Укучылар сараеның директор урынбасары Айгөл Галәветдинова.

Ярышларны Арча Мәктәптән тыш эшләр үзәге Казан шәһәренең «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты белән берлектә оештырды.


Нет комментариев