erid:2VtzquqpS7d
Марсель Шәрәпов Айванда кунакта
Арча яңалыклары

Марсель Шәрәпов Айванда кунакта

Матур очрашу булды.

Айван авылы мәдәният йортында  Сарай - Чокырча авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз, берничә китап авторы, Арча  үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов  белән бик күркәм, күңелләргә рәхәтлек бирә торган очрашу булып узды.
Кичәбез эчкерсез аралашу, моңлы җырлар, матур шигырь юллары, гармун моңы, ихлас теләкләр белән үрелеп барды.

Очрашуга килгән Арчаның 7нче  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Исмәгыйлев Рәдиф кунагыбызны сәламләп, ихлас теләкләрен җиткереп, моңлы җырын бүләк итте, Шәмсетдинова Лилия һәм укучылар аның шигырьләрен оста, сәнгатьле итеп укыдылар.

Дания апа чыгыш ясый.

Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хыял" иҗат төркеменең җырчысы һәм биючесе Диләрә Сөнгәтуллина,  китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авылдашыбыз Гөлфия Рысаева җырлап, кичәгә тагын да ямь өстәделәр. Авылның хөрмәтле абыстае Шакирова Ләйлә апа, "Ак калфак" хатын - кызлар оешмасының актив катнашучылары Вәлишева Нурзия апа, Хәйретдинова Дания апа Марсель әфәнденең эчтәлекле шигырьләрен бик сәнгатьле  итеп укыдылар. Кунагыбыз яшь буынга үзенең теләк-киңәшләрен җиткерде.

Очрашуда авторның бай иҗаты, әсәрләрнең язылу тарихы белән якыннан таныштык. Чарабыз үтә кызыклы һәм бик тә тәэсирле булды.

 Марсель Шәрәповның шигырьләрендә тормышка мәхәббәт, туган җиргә хөрмәт, Ватанны ярату хисе ярылып ята. Шулай ук автор үзен драматургия өлкәсендә дә сынаган язучы. Аның "Алма бакчасында", "Әби патша", яки Ялгыз нигез",  "Әфган кайтавазы" дигән пьесалары дөнья күргән. Марсель әфәндегә үзенең бик мәгънәле, төпле, тормышчан иҗаты белән таныштырганы өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Киләчәктә дә иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Мондый матур очрашулар дәвамлы булсын иде!

Гөлнар Шәмсетдинова.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев