Редакциягә бүләк иттеләр.
Безнең районның Яңавыл авылында туып-үскән (Шурабаш янындагы бу авыл юк инде) бертуган Фәрит, Фәрыйх, Рәшит, Рәфыйк, Нәфыйк, Нәкыйп Мадияровлар узган гасырның 70-80нче елларында спортның самбо төре буенча Татарстан, Россия, СССР, дөнья күләмендәге бәйгеләрдә мәйдан тоталар, дәрәҗәле исемнәр алалар.
Бертуганнарның берсе Фәрыйх абый Мадияров Арчада булганда безнең редакциягә керми калмый. Менә бүген дә ул шушы атаклы гаилә турындагы китапны бүләк итте. Фәрыйх абый Яңа Кенәрдә самбо буенча секция ачып булмасмы дип кайгыртып йөри.
Фотода Фәрыйх Мадияров (сулда), Ильяс Фәттахов.
Нет комментариев