erid:2VtzquqpS7d
Арчаның икенче мәктәбе укучылары язучы Дамир Нуриәхмәтов белән очрашты
Сезнең хатлар

Арчаның икенче мәктәбе укучылары язучы Дамир Нуриәхмәтов белән очрашты

Шагыйрь белән очрашу- бишенче сыйныфлар өчен истәлекле көн булды.

Тулы көнле мәктәп кысаларында 5нче сыйныф укучылары язучы Дамир Нуриәхмәтов белән очраштылар. Очрашуны «Алтын каләм» түгәрәге җитәкчесе Гөлнара Рифатовна оештырды. Аның тырышлыгы белән балалар чын иҗат кешесе белән аралашып, әдәбият дөньясына тагын бер адым ясадылар.

Дамир Нуриахметов балаларга үзе турында сөйләде. Ул кечкенәдән үк бик күп китап укыганын, китапларның аның тугры дусларына әйләнгәнен әйтте. Укучыларны да күбрәк укырга чакырды: китап акылны үстерә, күңелне баета, уйларга һәм хыялланырга өйрәтә, диде.

Язучы үз шигырьләрен дә укыды. Йорт һәм кыргый хайваннар, ел фасыллары, әти-әниләр, мәктәп тормышы турындагы шигырьләр балаларга бик ошады. Шул ук вакытта ул укучылар белән әңгәмә корды, кызыклы сораулар бирде. Балалар теләп җавап бирделәр, үзләре дә сораулар яудырдылар.
Дамир Нуриәхмәтов безнең укучыларны кызыксынучан, белемле һәм актив, дип мактады. Аеруча Сәфинә Шәймуллина, Мәрьям Закарина һәм Диләрә Галимбикова үзләренең активлыгы белән аерылып чыкты. Афәрин, кызлар!

Бу очрашу балалар күңелендә җылы эз калдырды. Ул китапка мәхәббәт, әдәбиятка кызыксыну уятты. Дамир Нуриәхмәтов һәм очрашуны оештырган Гөлнара Рифатовнага чын күңелдән рәхмәт! Киләчәктә дә мондый очрашулар күп булсын, ә безнең балалар китап белән дус булып үссен.

Арчаның икенче мәктәбенең 5 «Б» сыйныфы җитәкчесе Раушания Бакиева 


Нет комментариев