Көзге каникуллар вакытында балаларның юлларда иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Татарстанда 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар узачак.
2026 елның беренче тугыз аенда Татарстанда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 баланың гомере өзелгән, 381 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Каникул чорында балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту һәм юлларда куркынычсызлыкны арттыру максатыннан профилактик рейдлар үткәреләчәк. Мәктәпләрдә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр оештырылачак, балаларны автомобильдә йөртү тәртибен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау чаралары күреләчәк.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мәктәпләр, җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булырга чакыра. Әти-әниләргә дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшерергә, өйдән мәктәпкә һәм кире кайту өчен иң куркынычсыз маршрутларны бергәләп өйрәнергә киңәш ителә.
Нет комментариев