erid:2VtzquqpS7d
Кыш Бабай поезды Казанда да тукталачак
Яңалыклар

Кыш Бабай поезды Казанда да тукталачак

Поезд Горький тимер юлына караган 11 шәһәрдә тукталачак.

Кыш Бабайның Россия буйлап сәяхәткә чыккан күчмә резиденциясе быел Казанга да киләчәк. Поезд Горький тимер юлына караган 11 шәһәрдә тукталачак. 14 декабрьдә башкала вокзалында балаларны кышкы әкият дөньясына алып керүче бәйрәм поезды көтелә. Бу әлеге магистральдә аның йөрү тарихында иң күп тукталышлы сәфәр, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте.

Бәйрәм поезды 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан юлга чыга. 63 көнлек сәяхәт дәвамында ул якынча 24 мең километр юл үтәчәк һәм Россиянең 65 шәһәрендә булачак.

Поездның һәр вагонында үзенә күрә бер могҗиза яшерелгән. Балалар Кыш Бабай белән очраша, курчак театры тамашасын карый, уеннарда һәм квестларда катнаша алачак. Составта шулай ук сувенирлар кибете, ресторан һәм чәй эчү өчен буфет бар.

Кыш Бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыккан. Шуннан бирле ул 372 шәһәрдә булган, 128 мең километрдан артык юл үткән.

 


Нет комментариев