Казанда узган «Без беренче» халыкара конкурс-фестивалендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары вокал һәм нәфис сүз номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясады. Яшь талантлар арасында Гран-при иясе дә бар.
Театр бүлегендә шөгыльләнүче Әмир Хәмидов нәфис сүз номинациясендә иң югары бүләккә – Гран-прига лаек булды. Аның укытучысы – Л.Ахунова.
Вокал номинациясендә Г.Гәрәева җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Самира Фәйзрахманова I дәрәҗә лауреат булды, Ариана Шәрипова II дәрәҗә лауреаы исемен алды. Ралина Гапдрахманова, Зәлия Фәхретдинова һәм Илария Пашина III дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Нәфис сүз номинациясендә Ралия Нигъмәтҗанова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аның укытучысы – Г.Гәрәева.
Яшь артистларның уңышлары – тырыш хезмәт, сәнгатькә мәхәббәт һәм остазларның һөнәри ярдәме нәтиҗәсе. Укучыларга һәм аларның укытучыларына яңа иҗади казанышлар телибез!
Нет комментариев