erid:2VtzquqpS7d
Могҗизалар музей-йортында без
Арча яңалыклары

Могҗизалар музей-йортында без

Могҗизаның чиге юк. Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова яза.

Беркөнне Лесхоз мәктәбе коллективы белән Казанга юл алдык. Безнең сәяхәт пешекчеләр көненә туры килүе аеруча куанычлы булды. Дәресләрдән соң мәктәп янында Казанга чыгып китәргә зур автобус көтеп тора иде инде.

Музей-йортта без. Дини заллар анда.

     Менә Казанга килеп тә җиттек. Иң башта без рәсемнәрдән генә күреп белгән "Җиде дин музей йорты"на тукталдык. Бу архитектура комплексы - дөнья культурасы һәм диннәр музее Иске Аракчино бистәсендә рәссам, архитектор һәм скульптор Илдар, Илгиз Хановларның яшәгән нигезенә урнашкан. Идел елгасы буенда бик матур урын ул.

     Илдар, Илгиз ике бертуган Мәскәүдә югары сәнгать уку йортында белем алган рәссамнар. Көннәрдән беркөнне үз нигезләрендә җиде диннең дуслыгын берләштергән музей-йорт төзи башлыйлар. 2017 елда әлеге бинада янгын  чыга, шулай итеп, өстәмә мәшәкатьләр туа. Әмма комплекс төзелүен, яңаруын дәвам итә.

    Һәр зал, тарихка нигезләнеп, аерым бер дингә багышланган. Иконалар белән христианнар залы, католиклар залы, татар сәнгате күргәзмәсе белән мөселманнар залы, саркофаглар копияләре белән Борынгы Египет залы, кызыл төсмерләр белән бизәлгән Будда залы, индуизмга һ.б.диннәргә багышланган заллар.

     Залларны карап чыктык. Сәяхәтебез эчтәлекле булды. Җитәкчебез Ришад Фәннуровичка рәхмәт. Кайчан килеп күрер идек әле шундый могҗизаларны. Икенче тукталыш - төрек рестораны. Моңлы матур көй уйнап тора. Хәләл ризыклар, шашлык белән сыйланып чыктык.

     Өченче тукталыш -  Кәрим Тинчурин театрында Резедә Гобәева пьессасы буенча эшләнгән "Хыял артыннан" дигән спектакльне карадык. Артистлар безне 1965 елга алып кайтты. Уйландык та, көлдек тә. Вакыйгалар болай бара. Арчада ятим үскән егет Казанга төзелешкә эшкә урнаша. Тулай торак тормышы, күмәк күренешләр. Мәхәббәт тарихы. Хыяллар, аларның тормышка ашуы. Матур, мәгънәле спектакль. Аллаһның рәхмәте булсын оештыручыларга.

Гөлгенә Гыниятова.

Югары Пошалым.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев