erid:2VtzquqpS7d
Тумыштан талантлы кеше иде
Арча яңалыклары

Тумыштан талантлы кеше иде

Авыл хуҗалыгы идарәсенә кергәндә ул һәркемне әнә шулай елмаеп каршы алыр, йомышын тыңлар һәм булышыр иде.

Галәветдинов Илдар Анатолий улы тумыштан талантлы кеше булган. Югары уку йортында да ике генә курс укый ул. Казанбашта егетне ферма мөдире итеп куялар. Компьютер дигән могҗизалы техника керә башлагач ул аны үзлегеннән өйрәнә. Колхоз рәисе Мирбат Хәстиев аның урыны бухгалтериядә икәнлеген тиз чамалап ала. Тора-бара “Сельхозтехника“ дигән зур оешмага чакыралар, программист дигән исеме тиз тарала. Югары белеме юк дип тормыйлар, район авыл хуҗалыгы идарәсенә дәшеп алалар. Чөнки Илдар Анатолий улына киңәш, ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Илдар Галәветдинов колхоз-совхозларга иң беренче компьютер программаларын керткән кеше.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия алу өчен кирәкле документлар әзерләүдә бик күп ярдәм итте, берәүне дә кире борып чыгармады.

Менә шундый шәхес арабыздан  мәңгелеккә китеп барды. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.


Нет комментариев