Җәяүлеләр игътибар үзәгендә булачак.
2–15 ноябрьдә Арча районында җәяүлеләрне бәрдерү очракларын кисәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен киметү максатында профилактик чаралар үткәрелә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәү, юлны тиешсез урыннардан яки светофорның кызыл утына чыгу, шәхси мобильлек чараларын кулланучылар катнашындагы хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларсыз юлда йөрүче җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә, ә җәяүлеләр юлны махсус кичү урыннарыннан гына чыгарга һәм моның куркынычсызлыгына инанырга тиеш.
Нет комментариев