Иҗтимагый совет эшенә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе тарафыннан югары бәя бирелде. Совет рәисе Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендәге коллектив Рәхмәт хатына лаек булды.
Арча районының Иҗтимагый советы гражданлык җәмгыятен үстерүгә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗтимагый совет район тормышында мөһим урын алып тора. Аның эшчәнлеге халык белән җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга, җәмгыять өчен әһәмиятле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә һәм аларны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлдерелгән.
Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинованы һәм советның барлык әгъзаларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Аларга алдагы эшләрендә уңышлар, яңа башлангычлар һәм Арча районы үсеше хакына башкарган хезмәтләрендә нәтиҗәләр телибез.
Күптән түгел без район Иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинованың советның яңа составына таныклыклар өләшүе турында хәбәр иткән идек.
Нет комментариев