erid:2VtzquqpS7d
Һаман сине өзелеп көтәләр
Арча яңалыклары

Һаман сине өзелеп көтәләр

Вакыт дигәнең бик тиз үтә. Раушан Баязит улы Гәрәевнең арабыздан мәңгелеккә киткәненә дә 20 ел булган инде. Ул утырткан дүрт мең нарат, чыршы үсентеләре бүген урман булып үсеп җиттеләр.

“Без Апаз авылында гаиләдә 6 бала булып үстек, – ди аның энесе Рүзәл Баязит улы, истәлекләрне яңартып. – Раушан абый белән Раушания апа игезәкләр иде. Әти бик яхшы балта остасы иде, тарантаслар, кошевкалар ясады. Әти үлгәндә Раушан абыйга – 16, миңа 14 яшь иде. Алты бала әниебез Сания җилкәсендә калды. Аңа зур рәхмәт, безне җил-яңгыр тидерми үстерде. Үзе дә 93 яшенә кадәр безнең кадер-хөрмәттә яшәде“.

Абый кечкенәдән бик тырыш булды. Мәктәптән кайткач икешәр арба печән алып кайтабыз. Совхоз булгач ул чорда печән бирүләр юк иде. Абый башта Апаз мәктәбендә, аннары Балтачта бик яхшы билгеләренә генә укыды. Авыл хуҗалыгы институтын да кызыл дипломга тәмамлады. Аннан Балтачта, Мамадышта, Арчада эшләде. Арчада авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы булды, шуннан Саклык банкына җитәкче итеп куйдылар. Арча, Балтач, Әтнә районнарына хезмәт күрсәтә торган 45 кешелек коллективны җитәкләде, банкны алдынгылар рәтенә чыгарды. Бик күп игелекләр эшләде, аңа әле бүген дә рәхмәт әйтүчеләр күп.

Раушан Гәрәев энесе Рүзәл Гәрәев белән

“Без ике бала үстек, – ди улы, Кәче авыл җирлеге башлыгы булып матур гына эшләп йөрүче Руслан Гәрәев. – Энем Рөстәм белән икебез дә авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладык. Әтинең тәрбиясе бик көчле булды, аның күп сыйфатлары безгә дә күчкән. Әниебез Флера белән бик матур гомер иттеләр. Без аларның ышанычын акларга тырышып яшибез. Рөстәм Казанда яши, өй салып чыктылар, өч бала үстерәләр“.

Ишекне ачып кайтып керер кебек...

Кызганыч, әти бу дөньядан бик иртә китте. Улыбыз Таһирны сөеп калырга өлгерде, аңа исемне дә әти үзе кушты. Аның теле дә “бабай“ дип ачылды. Калган биш оныкны күрү әтигә насыйп булмады.

Әти спортны бик ярата иде, кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрде. Безнең өчен ул әле дә исән, ишекне ачып кайтып керер кебек...

Әлеге язманы Рүзәл энесе язган “Абыем истәлегенә“ дигән шигырь белән тәмамлыйм.

Абыем истәлегенә

Үзең киттең, калды каеннарың,

Наратларың гөрләп үсәләр.

Өй түреңдә зәңгәр чыршыларың

Һаман сине өзелеп көтәләр.

Һәркөн таңнар аткан саен

Алар эзли синең эзләрне.

Җилләр иссә һаман кабатлыйлар

Син җырлаган моңлы көйләрне.

Яз җитүгә үскән юкәләрең

Чәчәк ата исен таратып.

Әй моңлана, сайрый бөтен кошлар,

Рәхмәт әйтә сине яратып.

Син эшләгән бөтен изгелекләр

Савап булып барсын үзеңә.

Гөнаһларын гафу ит Раббым

Кертсә иде оҗмах түренә.

Рүзәл Гәрәев


Нет комментариев