Татарстанда мәдәният өлкәсендәге волонтёрлар саны 75 меңнән арткан. Алар 2026 елда гына да 2 429 игелекле эштә катнашып, җәмгыятькә 207 меңнән артык сәгатьләрен багышлаган.
Добро.рф платформасы мәгълүматларына караганда, республикада бүген 75 237 мәдәният волонтёры теркәлгән. Алар музейлар, китапханәләр, мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә ярдәм итә, төрле иҗади һәм мәгърифәтчелек проектларын тормышка ашыруда катнаша. Бу эшчәнлек «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер юнәлеше булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирекле эшчәнлекне үстерүдә махсус мәйданчыкларның да әһәмияте зур. Республикада мәдәният юнәлешендәге дүрт «Добро.Центр» эшли. Икесе Казанда – Рәмзия Миннуллина исемендәге Республика балалар китапханәсе һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында урнашкан. Тагын икесе Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында эшчәнлек алып бара.
Казанда волонтёрлар «Доктор Китапкин» клубы һәм «Смотрите сердцем» арт-студиясе эшендә катнашып, иҗади һәм мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыралар.
Республикада мәдәният өлкәсендәге волонтёрлык хәрәкәте әлеге бүлекчәләр белән генә чикләнми. «Мин – игелек тудыручы» социаль-иҗади хәрәкәте, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы волонтёр төркемнәре дә эшли. Шулай ук музей волонтёры мәктәбе һәм «Добро в КазГИК» белем бирү проекты кебек башлангычлар гамәлдә.
Нет комментариев