Сүзебез Арчада яшәүче Шәүкәт Баһаветдинов турында.
Арча Казансу паркында Шәүкәт Баһаветдинов белән сөйләшеп киттек. "Хәрәкәттә-бәрәкәт" принцибы белән яши ул. "75 яшь тулды инде. Картлыктан курыкмыйм. Ул үзе миннән курыксын", - ди.
Көн саен 3- 5км йөгерә, йөри. Җәен су да коена, кышын чаңгыда йөри. Башкаларга да киңәш итә: йөрегез, су коеныгыз, чаңгыда шуыгыз, ди. Һәм төрле күнегүләр ясарга! Әтисе Садыйк абый да гомерле булган. Сугышта катнашкан. 84 яшькә кадәр яшәгән.
Әле беркөнне генә телевизордан сәламәтлек тапшыруында белгечләр "мускулны йомшартмаска, шәлперәйтмәскә" киңәш иттеләр. Озын гомернең бер сере - нык мускуллар. Ә мускулны ныгыту өчен физик активлык кирәк.
Нет комментариев