erid:2VtzquqpS7d
Арчада һәлак булган райондашларыбызның якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды
Арча яңалыклары

Арчада һәлак булган райондашларыбызның якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды

Арча район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституция көне уңаеннан чара узды. Анда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбызның якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды.

6 ноябрьдә билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарман райондашларыбызның гаиләләренә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә бирелгән Батырлык орденнары тапшырылды.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров, «Сугышчан туганлык» берләшмәсе җитәкчесе Сергей Баһаветдинов катнашты.

Концерт программасында Ватанга, туган якка, батырлыкка багышланган җырлар яңгырады. Марий Эл Республикасыннан килгән артистлар һәм махсус хәрби операция ветераннарыннан тупланган «Добробат» төркеме чыгыш ясады.

Залдагы тамашачыларның күңеле тулды: батырларны искә алып, алар белән горурлану хисе кичерделәр. Батырларның исеме дә, кылган гамәлләре дә онытылмый.

Фотолар: район мәдәният идарәсе


Нет комментариев