erid:2VtzquqpS7d
Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алачаклар
Арча яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алачаклар

Максаты – юлларда фаҗигаләрне киметү, кешеләрнең игътибарын юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтү һәм һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашу.

15 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә.

Татарстанда быелның ун аенда 2542 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 271 кеше һәлак булган, 3050 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Аеруча каршы як полосага чыгу белән бәйле аварияләр зур борчу тудыра. Мондый 163 һәлакәттә 74 кеше гомерен югалткан, 260 кеше җәрәхәтләнгән.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә борчый: 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 407 авария булган, 15 бала һәлак булган, 432се җәрәхәтләнгән.

9–15 ноябрьдә республикада юл хәрәкәте иминлегенә багышланган профилактик чаралар узачак. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев