12 һәм 13 ноябрьдә Татарстанда буран, көчле кар, томан, шулай ук кар боткасы һәм юлларда кар көртләре көтелә.
Һава торышы начар булу сәбәпле, ДАИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны саклык чараларын үтәргә сорый.
«Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан тыелырга, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле, һава торышы һәм юл шартларыннан чыгып хәрәкәт тизлеген сайларга, куркынычсызлык каешларын кулланырга һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә киңәш итә», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев